14-15 нче ноябрь көннәрендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Бөгелмә аграр көллиятенең Мөслим филиалы базаларында VII Төбәкара укучыларның баскетбол ярышларының район туры узды.
Кызлар арасында 1 нче урынны Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 һәм 3 нче урыннарны Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе яулады.
Егетләр арасында исә җиңүчеләр Мөслим гимназиясе командасы, 2 һәм 3 нче урыннарны Бөгелмә аграр көллиятенең Мөслим филиалы, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе бүлеште.
Җиңүче командаларга Лениногорск шәһәрендә узачак республика ярышларында катнашу көтелә. Аларга уңышлар телибез.