Укытуда яңа технологияләргә өйрәнәбез

2014 елның 14 ноябре, җомга

Укытучыларның һөнәри компетентлыгын күтәрү максатыннан, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә республикада тормышка ашырылучы проект кысаларында 13-14 нче ноябрь көннәрендә Әмәкәй һәм Метрәй мәктәпләре базасында Метрәй, Салауз-Мухан, Мәлләтамак, Баек, Үрәзмәт, Яңа Усы, Әмәкәй мәктәпләре укытучылары өчен “ХХI нче гасыр өчен укыту процессын үзгәртеп кору” дигән темага тренинглар үткәрелде. Алдарак, 10-11 нче ноябрь көннәрендә Мөслим урта мәктәбе, 5-6 нчы ноябрьдә Мөслим гимназиясе укытучылары өчен сингапур проекты буенча “ХХI нче гасырда укыту процессын үзгәртеп кору: фикерләү сәләтен үстерү”  темасына укытуның II этабы оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International