Район балалар китапханәсендә Мәдәният, Мәгариф һәм Фән министрлыклары бергәләп оештырган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты тормышка ашырыла башлады. Район үзәге мәктәпләрендә белем алучы 117 беренче сыйныф укучысы: 11 ноябрь көнне - Мөслим лицее (37 укучы), 12 ноябрь көнне - Мөслим гимназиясе (35 укучы) һәм Мөслим урта мәктәбе (45 укучы) көндәлекле булды. Барлыгы район буенча 221 көндәлек тапшырылды.