Әңгәмә - "Наркомания балачак дошманы".

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
29 октябрь көнне район балалар китапханәсендә, социаль яклау бүлеге белән берлектә, яшь буынны кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенә, сәламәтлекне саклау чараларына өйрәтү максатыннан лицейның 9 нчы сыйныф укучылары белән  "Наркомания балачак дошманы" дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында укучылар "Нәрсә ул наркомания?",  "Наркотикларның зарары" турында мәгълүмәт  алдылар. "Минутлык ләззәт - гомерлек хәсрәт" дигән исемдә китап күргәзмәсе ясап куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International