Татарстанда ел саен коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган «Надо жить честно!» конкурсы оештырылып килә. Шул уңайдан конкурсның район турына 50 дән артык иҗади эшләр керде. Жюри әгъзалары эшләрне өч зурлар категориясендә һәм дүрт номинациядә бәяләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне район Башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов, район Башлыгы ярдәмчесе Гөлназ Биккинина һәм район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марат Мирхайдаров тапшырдылар.