«Коррупция и общество России» темасына класс сәгате

2014 елның 24 октябре, җомга

    Бүген Мөслим гимназиясында 9-11 нче сыйныф укучылары өчен «Коррупция и общество России» темасына класс сәгате уздырылды.

    Укучылар каршында район Башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов һәм район Башлыгы ярдәмчесе Гөлназ Биккинина чыгыш ясадылар. Чараның төп максаты: «Коррупция» төшенчәсен үзләштерү, нәрсәсе белән ул җәмгыяткә куркыныч, коррупциягә каршы законнар белән танышу. 

    Әңгәмә азагында район Башлыгы ярдәмчесе укучылар арасында анкетирование уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International