20 октябрь көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә «Агай – эне ак мыек – бер – беребезне какмаек» исемле ШТМ конкурсының финал ярышлары булып узды. Бәйгедә иң яхшы дип табылган җыелма командалар көч сынашты. Командалар конкурска бик җитди әзерлек белән килгәннәр. Һәр команданың кабатланмас үз йөзе, үз идеясе. Финал ярышлары зур күтәренкелек белән узды. Беренче урынны Метрәй авыл җирлегенең «Кырмыскалар» командасы яулады. Алар үз фикерләрен шаян һәм тапкыр итеп, гармониядә, сәнгатьчә һәм зур башкару осталыгы белән тамашачыга җиткерделәр. Икенче урында Иске Карамалы авылыннан «Әшәке малайлар» командасы. Алар инде уйланмаган бер сүз әйтмәс, хәрәкәт ясамас. Һәр чыгыш акыллы, матур итеп, зәвык белән эшләнгән. Башы, ахыры бар. Өченче урынны Иске Вәрәш авылының «Кәҗәкәйләр» командасы алды. Аларның һәр чыгышын тамашачы алкышлары озатып калды. Шулай ук Тугаштан «Дөбер - шатыр», Әмәкәйдән «Әмәкәй яшьләре» командалары да бик матур уен, күңелле тамаша тәкъдим иттеләр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.