“ Заман таләбе-мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге

2014 елның 18 октябре, шимбә

Р.Шуган мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең  “ Заман таләбе-мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге” темасына  сыйныф җитәкчеләренең куст семинары үтте. Семинарда ачык тәрбия дәресләре, мастер-класс һәм  күп балалы  әниләр һәм укучылар катнашында “Гаилә бәхетенең ачкычлары” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Шулай ук, Р.Шуган мәктәбе базасында мәгариф идарәсе каршында оешкан  район сыйныф җитәкчеләре Советының  беренче күчмә  утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды  :

-         сыйныф җитәкчеләренең эшчәнлеген бәяләү критерийлары;

-         мәктәпләрдә “Тормыш дәресләрен” үткәрү:

-         мәктәпләрдә Бөек Җинүнең 70 еллыгына чаралар үткәрү.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International