7 нче октябрь көнне Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тормыш дәресләре” циклыннан беренче класс сәгате узды. Класс сәгате “Кеше һәрьяклап гүзәл булырга тиеш” исеме белән мәктәбебезнең ветеран укытучылары, әти – әниләр һәм “Сүнмәс дәрт” клубы җитәкчесе Наилә Салиховна, клуб члены Роза Нәгыймовна , район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев катнашында үтте. Балаларның һәм аның күргәзмәсе барыбыз күңелендә дә соклану уятты. Үгет – нәсихәтләр һәм җыр белән үрелеп барган класс сәгате һәр катнашучы өчен дә файдалы булды. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ф. Шигапова оештырды.