Бөтендөнья елмаю көне октябрь аеның беренче җомгасында билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре, “Искра” активистлар хәрәкәте егет-кызлары клоун костюмнарыннан, смайликлар, шарлар тотып Мөслим урамнарында “Елмаю бүләк ит!” акциясен уздырдылар. Яхшы теләкләр язылган смайликлар, нәниләргә конфетлар тараттылар.