Район мәдәният йортында үзенчәлекле күргәзмә эшли. Мәдәният учаклары хезмәткәрләре һәр авылда үстерелгән иң оригиналь – зур, кечкенә, кабакларны төрле кызыклы формаларга китереп күргәзмәгә урнаштырдылар. Аны һәркем карый ала, иң мөһиме – тагы да зуррак, үзенчәлеклерәк кабакларны үзегез дә алып килеп күргәзмәгә урнаштыра аласыз. Килегез, көз уңышларына карап сокланыйк.