27 нче сентябрь көнне “Яшьлек” спорт комплексында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы үтте.
Ярышларда барлык мәктәпләр дә катнаштылар. Спартакиада командалар парады белән башланып китте. Флаг күтәрү узган елгы республика спартакиадасында җиңүче – канат тарту буенча район командасына һәм район чемпионы булган Мөслим урта мәктәбе командасы җитәкчесенә тапшырылды.
Мәгариф идарәсе начальнигы Л.Х. Бариев ярышларда катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Баш судья Фәттәхов Р.К. ярышлар үткәрү тәртибе белән таныштырды.
8 төр ярышта сынашып, I урынны Мөслим гимназиясе, II - Метрәй, III – лицей, IV – Рус Шуган командалары яуладылар. Җиңүчеләргә Кубок, диплом, медальләр тапшырылды.