26 нчы сентябрь көнне мәгариф идарәсе базасында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе булып үтте. Көн тәртибенә “Электрон мәгариф” мәгълүмат системасын кулланып, укытучыларны аттестацияләү, 2014-2015 нче уку елы башында алынган отчетларга кыскача анализ, мәктәптән читтә үткәрелгән мероприятиеләрдә укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәктәпләрдә тәрбия һәм өстәмә белем бирүне, республика һәм федераль конкурсларда катнашуны оештыру, мәктәпләрнең “Электрон мәгариф”тә эшчәнлеге турындагы сораулар каралды. Сыйныф журналларын, отчетларны тутыру, ведомстволар арасында мәгълүмат алмашу кебек сораулар анализланды.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Л.М. Харисова, “Мәгариф турында” ФЗ №273 гамәлгә керү нисбәтеннән, җитәкчеләрне укыту-тәрбия процессын оештыруда яңа таләпләр белән таныштырды. Шулай ук мәктәп җитәкчеләренең игътибары чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү, консультацияләр, сынап карау имтиханнары үткәрүгә юнәлтелде.
Моннан тыш, Укытучылар көнен, укытучылар спартакиадасын үткәрү, мәктәпләрнең “Мәктәп экологик патруле” конкурсында катнашуын оештыру турындагы сораулар күтәрелде.
Киңәшмәдә башкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Ф.Х. Кирамова архив документларына карата норматив таләпләр турында чыгыш ясады.