25 нче сентябрь көнне, мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә, “Яшьлек” спорт комплексында физкультура укытучылары тестлаштыру үттеләр. Укытучыларның Һөнәри осталыкларын тикшерү максатыннан оештырылган тестлаштыру биремнәре мәктәп программасы кысаларынннан чыгып эшләнде. 100, 1000 метрга йөгерү, граната ату, ераклыкка сикерү кебек төрләрдә үз көчләрен сынаган укытучыларга лицей спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уеннары техникасы буенча күнекмәләрен дә күрсәтергә туры килде. Тестлаштыруга йомгак физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе утырышында ясалачак.