23 нче сентябрьдә Тат.Бүләр авылы китапханәсендә "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә "Өмет" ветераннар клубы членнары һәм мәктәп укучылары катнаштылар. Укучылар көзге уңыш турында театральләшкән тамаша күрсәттеләр. Сөмбелә төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр уздырды. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды һәм чәй табыны янында дәвам итте.