Әйләнә-тирәне саклау көннән – көн мөһимерәк була бара. Табигатьтә иң югары баскычта кеше торганлыктан, Җирнең киләчәген кайгырту - безнең бурыч. Үзенең кече Ватанын саклаган,аның турында кайгырткан кешеләр игелекле, сәламәт һәм бәхетле булалар. Шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап, районыбызның гомуми белем бирү учреждениеләре “Дөньяны чистарак итик!” дигән акциягә катнаштылар.