Районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе утырышы

2014 елның 19 сентябре, җомга

    Бүген, Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе утырышы булып узды.

    Утырыш эшен комиссия рәисе – район Башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды. Көн тәртибенә 6 мәсьәлә куелды.

1.    Юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл һәлакәте торышын стабильләштерү буенча кичектермәс комплекслы чаралар.

Чыгыш ясады:

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе, Бәдретдинов Наил Әхтәм улы.

2.    Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында хокук бозуларның һәм җинаятьләрнең торышы.

Чыгыш ясады:

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе, Бәдретдинов Наил Әхтәм улы.

3.    Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны җәмгыять тормышына яраклаштыру буенча башкарыла торган эшләр турында.

Чыгыш ясады:

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе, Бәдретдинов Наил Әхтәм улы.

4.    Мәгариф бүлеге һәм Мөслим районы белем бирү учреждениеләренең укучылар белән, балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эш алып баруы турында.

Чыгыш ясады:

Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты  мәгариф бүлеге җитәкчесе, Бариев Ларис Хәмбәл улы.

5.    Урта һәнәри белем бирүче “Бөгелмә аграр коллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең 2 нче санлы филиалы укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүдә юнәлдерелгән профилактик эшләр.

Чыгыш ясады:

Урта һәнәри белем бирүче “Бөгелмә аграр коллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең 2 нче санлы филиалы директоры, Абдуллин Рамил Зәет улы.

6.    Олы Чакмак авыл җирлеге территориясында хокук бозуларның һәм җинаятьләрнең торышы. Аларны булдырмау чаралары.

Чыгыш ясады:

Мөслим муниципаль районы Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы, Габидуллин Илнур Мөхтәр улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International