18 сентябрьдә Мөслим һәм Сарман районы география укытучылары Пермь крае Кунгур шәһәренә бардылар. Экскурсия кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Экскурсиянең иң кызыклы, мавыктыргыч этабы – Урал “могҗизаларының” берсе, Кунгур шәһәренең уникаль урыны – боз мәгарәсендә булу. Урал тавы итәгендәге Сылва елгасының уң ягында урнашкан бу мәһабәт корылма укытучыларны җир асты патшалыгы романтикасы белән җәлеп итте. Экскурсиядән алган мәгълүматләр география укытучыларының эшчендә киң кулланылыш табачак. Шулай ук бу экскурсия укучыларда да география фәненә кызыксыну уятыр өчен әһәмиятле бер чара булып тора.