Юбилей - 90 яшь

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
    18 нче сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены ковалеры Мансур Зиннур улы Зиннуров. Шул уңайдан, бүген “Мизгел” яшьләр үзегендә тантаналы рәвештә бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә район Советы вәкилләре, район ветераннар советы, учреждение җитәкчеләре, юбилярның якыннары һәм дуслары катнашты.
    Район Башлыгы Рамил Муллин Зиннуров Мансур Зиннур улын 90 яшьлек юбилее белән котлап саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
    Шулай ук, Мансур аганы юбилее белән район ветераннар Советы  рәисе Илгиз Низамовта котлады. Ул юбилярга Татарстан Республикасы ветераннар Советының Мактау грамотасын тапшырды.
    Барлык килгән кунаклар, юбилярның якыннары һәм дуслары Мансур Зиннур улын 90 яшьлек юбилее белән котлап, үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International