Яңа Усы авылы китапханәсе мәдәният йорты янындагы спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Бәйгедә “Энергия” һәм “Оптимистлар” командалары көч сынашты. Программада булган викторина сорауларына “Оптимистлар” командасы төгәлрәк җаваплар бирде, эстафеталарда “Энергия” командасы көчлерәк тә, җитезрәк тә булуларын исбатладылар. Бәйге тәмамланганнан соң күңелле уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә дә, уеннарда катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр булып уелып калды.