Техник иҗат күргәзмәсе

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 2 сентябрендә Казан авиация институты базасында Россия күләм инженерлар фестивале үткәрелде һәм балалар техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Фестивальдә Мөслим районыннан  Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары Әмиров К.З. һәм Хаҗиев Р.Р. катнаштылар. Экспонатларны Мөслим лицее укучысы Шәрипов Вадим һәм Күбәк урта мәктәбе укучысы Гәрәев Нәргиз тәкъдим итте. Фестивальгә әзерлекне караганда мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов балаларның эшләрен югары бәяләде.  Чара барышында  Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов һәм  килгән кунаклар Мөслим районы тәкъдим иткән эшләр белән якыннанрак таныштылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International