1 нче сентябрь көнне районның 24 мәктәбендә һәм аларның 16 филиалында, Белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы чаралар гөрләп үтте. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балалар быел районда 230га якын. 2200дән артык укучы мәктәпләрдә укуларын дәвам итәчәк. 167 укучы XI сыйныфта укыячак.
Белем бәйрәме мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә барлык халык өчен мөһим көн. Тантаналарда район, җирлек, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашып, балаларга котлау сүзләрен һәм теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Барлык 1 нче сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы хөкүмәтенең татар, рус, инглиз телләрендәге текстлар белән, матурлап, бизәп эшләнгән “Мавыктыргыч Татарстан”, ОАО “Ак барс” банк тарафыннан диск белән бергә әзерләнгән “Барсик һәм һөнәрләр шәһәре” дигән бүләк китаплары тапшырылды.
Тантаналарда мәктәпкә, укытучыларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, укучыларның чыгышлары матур биюләр белән бизәлде. Гадәттәгечә, укытучыларның бәһәләп бетергесез хезмәтенә хөрмәт йөзеннән, укучылар аларны матур чәчәк букетларына күмделәр.
“Яңа уку елы белән! Хәерле еллар килсен! Дөньяда тынычлык, муллык, иминлек булсын, мәктәпләр балаларның шат авазыннан гөрләп торсын”, - дигән сүзләр белән 2014-2015 нче уку елына старт бирелде.