Республика көненә багышланган бәйрәм чарасы

2014 елның 29 августы, җомга

    Кичә, 28 нче август көнне Мөслим район үзәгендә урнашкан “Яшьлек” спорт комплексында республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы булып зузды. Бәйрәмдә шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәрипов Алмаз Хантимер улы да катнашты.

    Республика көненә багышланган бәйрәм чарасын тантаналы рәвештә Мөслим район Башлыгы Рамиль Муллин ачып җибәрде. Ул үз чыгышында Мөслим халкын һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм шатлык-куаныч тулы көннәр теләде. Шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәриповта мөслимлеләргә үзенең республика көне уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

    Район Башлыгы Рамиль Муллин тантаналы рәвештә Мөслим муниципаль районы      “Мөслим үзәк шифаханәсе”  автономияле дәүләт сәламәтлек саклау учреждениясенең гомуми практика табибы Сафарова Ольга Васильевнаны почетлы исем “Татарстан Республикасының атказанган табибы” Дәүләт бүләге белән бүләкләде. Рамиль Муллин районда яшәүче биш яшь гаиләгә йорт җиһазларын яңартырга сертификат тапшырды. Шулай ук, район Башлыгы кулыннан дүрт гаилә, ана капиталына сертификат алдылар.

    Бәйрәм чарасы районыбызның бию группалары башкаруында музыка бию компазицияләре белән дәвам итте.

Тамашачылар каршында үзләренең моңлы җырлары белән татар эстрадасы йолдызлары сәхнә тотты. Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Резеда Галимова, җырчы юморист Данир Сабиров.

    Республика көненә багышланган бәйрәм чарасы гаять зур фейрверк белән тәмаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International