23 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре пленар утырышы үтте. Ул “Яңа белем бирү сыйфаты: ихтыяҗлар, бәяләр, ирешү юллары” дигән темага багышланган иде.
Киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов катнаштылар.
Киңәшмәгә кадәр Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин мәгариф оешмаларын карап йөрделәр.
Киңәшмә, гадәттәгечә, озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган педагогларны лаеклы ялга озату, яшь белгечләрне район педагоглары сафына кабул итү тантанасы белән башланып китте. Пленар өлешне балалар бакчаларыннан килгән нәниләр чыгышы ачып җибәрде, алар укытучыларга үз теләкләрен җиткерделәр.
Муниципаль район мәгариф системасы үсеше турындагы доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев чыгыш ясады.
Доклад темасын ачуда гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ч.А. Хәйруллина, Михайловка урта мәктәбе директоры Г.В. Светлякова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов катнашып, чыгыш ясадылар.
Киңәшмә делегатлары Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховның республика мәгариф системасы үсеше турындагы чыгышын, аның район мәгариф оешмалары эшчәнлегенә биргән бәясен игътибар белән тыңладылар. Муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин киләсе уку елында район педагоглары алдында торган бурычларга тукталып, укытучыларның ул бурычларны үтәячәгенә ышанычын белдерде.
“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү вакытында педагоглар Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховка, муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллинга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Киңәшмә бер төркем мәгариф хезмәткәрләрен, яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшы мәгариф оешмаларын бүләкләү һәм киңәшмә резолюциясен кабул итү белән төгәлләнде.