20 нче август көнне район делегациясе, Мөслим авылында гомер итүче Ахунова Сәүдия Гыйлметдин кызын һәм Яңа Сәет авылында гомер итүче Хайруллина Зәйтүнә Хайрулла кызын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Сәүдия һәм Зәйтүнә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.