19 нчы августа район мәдәният йортында район мәктәпләре сыйныф җитәкчеләренең ”Мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелекнең теләктәшлеге һәм хезмәттәшлеге - тәрбия нигезе” темасына киңәшмә үтте.Киңәшмәдә Мөслим районы хакимияте башлыгы Р.Х.Муллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Х.Бариев, район ветераннар Советы рәисе И.Х. Низамов, район инвалидлар җәмгыятенең рәисе Т.Х. Миргазиянов, район Советы каршындагы җәмәгатьчелек Советы рәисе М.Ш. Юсупов, Мөслим муниципаль районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов ,директорлар һәм аларның тәрбия эшләре буена директор урынбасарлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар һәм педагог-психологлар катнаштылар.Киңәшмәдә түбәндәге чыгышлар тыңланды:
- “Мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелекнең хезмәттәшлеге “ М.Р.Бадретдинова – мәгариф бүлегенең методисты
- “Мәктәп, гаилә һәм өстәмә белем бирүнең роле шәхес тәрбияләүдә ”Дамира Зуфаровна Садертдинова – Симәк урта мәктәбенең директоры
- “Гаилә һәм ислам” Мөслим муниципаль районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов
- “Хокук бозуларны кисәтү” Мөслим эчке эшләр бүлеге инспекторы Эльза Наилевна Вахитова
-“Сәләмәт гаилә –сәламәт милләт” Мөслим районының үзәк хастәханәсенең баш табибы урынбасары Рамил Азгарович Мурзаханов
- “Мөслим лицееның тәрбия системысы: эчтәлеге һәм эш юнәлешләре ” Мөслим лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Ягдиевна Шаймарданова
-“Сыйныф коллективы һәм ста-аналар бердәмлеге” “Сыйныф җитәкчесе-2011”район бәйгесенең Гран-при иясе, Мөслим мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зульфия Дульфатовна Галимарданова
-“Укучыларда патриотизм, гражданлык хисе һәм актив тормыш позициясен тәрбияләү” Мари Бүләр урта мәктәбең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Клавдия Тимеркаевна.