Август киңәшмәләренең секция эшчәнлеге башланды

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

18 нче августта Мөслим лицее базасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре кысаларында үткәрелүче секцияләр эшчәнлеген башлады. Аерым фәннәр буенча секцияләр 19, 20 нче августта да эшләрен дәвам итәләр. Мәгариф системасы алдында торучы актуаль проблемалар, бурычлар 15 секция эшендә карала. Һәрберсенең көн тәртибенә районда белем сыйфатын,укытучының һөнәри осталыгын үстерү, укыту-тәрбия процессына инновацион, шул исәптән Сингапур  технологияләрен, яңа белем стандартларын  кертү, белем бирү процессын үзгәртеп кору, балаларның сәламәтлеген саклау, заман мәгариф киңлегендә мәктәп, гаилә, җәмәгать оешмаларының бердәм эшчәнлеге һәм башка заманча сыйфатлы белем тәэмин итү чаралары куелган.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International