Район мәдәният йорты артистлары составындагы "Уңыш" агитбригадасы концерт программасы белән «Туган як» агрофирмасында булды. Традиция буенча урып-җыю кампаниясе барышында район игенчеләрен илһамландырып «Туган як» механизаторлары игътибарына татарча җырлар җырладылар. Ә инде авыл хуҗалыгы производствосы эшчеләре үз эшләрен дәвам итте, моңлы көйләр аларга эшләрен башкарырга комачауламады.