Мәктәп директорлары киңәшмәсе

2014 елның 8 августы, җомга

8 нче август көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп директорлары киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге, балаларның җәйге ялын оештыру нәтиҗәләре каралды, мәктәпләрне кабул итү буенча мәгариф идарәсе комиссиясе эшчәнелеге бәян ителде, хезмәт куркынычсызлыгын саклау, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен оештыруга зур игътибар бирергә кирәклеге искәртелде, 2013-2014 нче уку елында эшләнгән методик эшкә анализ бирелде. Мәктәп җитәкчеләре мәгариф идарәсенең 2014-2015 нче уку елына эш планы, аерым очракларга  мобилизация планы, Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче уку елына укыту планнары турындагы хаты белән таныштырылдылар. Шулай ук дәүләт белем стандартларын үтәү, “Электрон мәгариф”тә укучыларны мәктәптән чыгару, класстан класска күчерү, мәктәпкә кабул итү буенча документларны тутыру буенча аңлатмалар бирелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International