Мәдәният Министрлыгы планы нигезендә яңа төзелгән клубларда районара очрашу концертлары башланып китте. 29 июль кунне Сарман районы иҗат коллективлары Рус. Шуган мәдәният йортында районыбызның үзешчәннәре белән бергә зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.