Халыкның яшәү рәвешен яхшырту, җирле үзидарәләрдә туган җаваплы сорауларны хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы министрлар кабинеты тарафыннан муниципаль бердәмлекләрдә халыкның социаль проектлары буенча конкурс игълан ителде. Конкурсның беренче этабы өч районара сайлап алу мәйданчыгында үтте. Грантка лаеклы проектларны республиканың эксперт комиссиясе билгеләде. Мәгариф идарәсе методисты (педагог-психолог) Халиуллина Л.М. җитәкчелегендә “Сәламәт яшәү рәвеше нигезендә югары үрләргә” проекты белән Күбәк мәктәбе (директор:Мухамадиева Л.Р.) 580 000 сумлык грантка лаек булды.