Мөслим лицеенда 2012-2014 нче елларда капиталь ремонт үткәрелде. Мирхәйдәров Гәрәйхан оешмасы лицей түбәсен профнастил белән япты, пластик тәрәзәләр куйды һәм җылылык системасын яңартты. Аерым сыйныфларның, коридорларның идәннәре яңартылды, барлык класс- кабинетларга, коридорларга яңа линолеум җәелде. Шулай ук район оешма-предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ярдәме белән коридорларның түшәм һәм стеналарның иске штукатурлары алынып, яңадан тигез итеп штукатурлап водоэмульсия белән буялды. Шамсутдинов Айратның «ШАХ» оешмасы лицейның тышкы стенасын керамогранит белән тышлап, отмостка ясады. Класс-кабинетларга яңа ишекләр куйды, олешчә люминесцент лампаларны алыштырды, санитар челтәрне яңартты. Бу көннәрдә ишек алдына брусчатка җәяләр. Финанс өлкәсендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Навапович Фаттахов ярдәм күрсәтте.