Без барыбыз да балачактан.

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Без барыбыз да балачактан. Бала чакта алган тәэсирләр безне гомеребез буе озата бара. Шуңа күрә аның матур мизгелләргә бай булуы мөһим. Шушы хакыйкатьне истә тотып, укучыларның мәктәптән тыш вакытларын, бигрәк тә җәйге ялларын мавыктыргыч та, күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү максатыннан районыбызда төрле типтагы лагерьлар оештырылды.

18 көнлек мәктәп яны лагерьларында 405 бала ял итте, 135 бала хезмәт һәм ял лагерында ял итүне сайлады, 10 балага палаткалы лагерьда ял итү мөмкинлеге тудырылды, 170 балага нарат урманы янына урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерына путевка бирелде. “Урман иле”ндә 1нче сменада 60 бала ял итте. 21 көн дәвам иткән сменаның һәр көне үзенчәлекле үтте.Монда бизнес, рекордлар, лидерлар, сюрпризлар, әдәплелек, матурлык, юмор һ.б.көннәр  оештырылды, спорт чараларына зур игътибар бирелде. Бу лагерьның 2нче сменасы 1 атналык булып, анда 50 бала ял итәчәк. Техник иҗат буенча төрле чараларга бай булган бу сменада самолет макетларын ясап очырып карау, 3-Д принтерда эшләп карау, роботлар җыеп программашлаштыру, мультфильмнар төшерергә өйрәнү, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, картта йөрү, уйлап табу һәм рационализаторлык  өлкәсендә сәләтләрен  ачыклау мөмкинлеге тудырылачак, төрле күңел ачу чаралары, күренекле райондашларыбыз белән очрашулар   оештырылачак.

60 балага исәпләнгән 3 нче смена спорт сөючеләрне очраштырачак. Кыюлар, көчлеләр, җитезләр җыелачак бу сменаның 18 көне дә күңелле дә, файдалы да чараларга бай булачак.

Шулай итеп җәйге чорда районыбыз укучыларының 33% ы оешкан ял белән тәэмин ителәчәк.

Без, балаларның ялын оештыручылар, 2014 нче елның җәе дә балалар күңелендә матур хәтирәләр генә калдырыр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International