2012 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннеханов тарафыннан 42 млн. сум акча бүленеп бирелә. Бер ел эчендә реконструкция үткәрелеп, 2013 елның ноябрь аенда бар уңайлыклары булган мәктәп үз ишекләрен ача. Әлеге эшне районыбызның Мөслим ябык акционерлык җәмгыяте Хуҗалыкара төзелеш оешмасы башкарды, җитәкчесе – Авзалов И.Г.
Мәктәпнең бар өлешен дә киң, якты коридорлар тоташтыра. Биредә заманча җиһазландырылган физика, химия, биология, информатика кабинетлары төзелә.
2014 нче елда мәктәпнең тышкы фасады заманча төзелеш материалы- керамогранит белән тышланды, фундамент тирәлеге ныгытылды. Бу эш Мирхайдаров Г. М. җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән Мөслим “Римстрой” оешмасы тарафыннан эшләнде.
Бүгенге көндә мәктәбебездә 320 укучы белем һәм тәрбия ала.
Мәктәпнең яңа йөзе балаларның эмоциональ халәтенә тәэсир итә Һәм укыту- тәрбия процессында уңышларга ирешүдә ярдәм итә.