Атналык иртәнге утырыш

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

    Бүген, Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында атналык иртәнге утырыш булып узды. Утырышны район башлыгы Рамиль Муллин алып барды.

    Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мизхәт Нәбиев, “Оешма предприятиеләр тарафыннан яфрак азыгы әзерләү” темасына чыгыш ясады.

    Көн тәртибенә кергән «Татавтодор җәмгыяте тарафыннан юл кырларын чабуны оештыру» мәсьәләсе буенча, “Главтатдортранс” ГКУ баш белгече Альберт Ханнановның чыгышы тыңланылды.

    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында түләү буенча алып барыла торган эш буенча, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Илнар Сайфиев чыгыш ясады.

   Район башлыгы Рамиль Муллин киңәшмәдә катнашучыларны кадрлар составындагы үзгәрешләр белән таныштырып узды.

    Финанс-бюджет палатасы рәисе Мултанова Галина Григорьевна лаеклы ялга китү сәбәпле, үз гаризасы белән вазифасыннан азат ителде. Район Башлыгы Галина Григорьевна Мултановага җирле үзидарә органнарын үстерүгә, камилләштерүгә, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә керткән нәтиҗәле фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы Президенты, Мөслим муниципаль район Башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Мөслим муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе итеп, Бубекова Наилә Әслахетдин кызы билгеләнде.

     Шулай ук, лаеклы ялга китү сәбәпле, үз гаризасы белән “Миләшкәй” Мөслим балалар бакчасы мөдире Султанова Минҗиһан Салих кызы вазифасыннан азат ителде. Рамиль Муллин Минҗиһан Салих кызы Султановага белем бирү системасында күп еллар куйган нәтиҗәле хезмәте, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен зур рәхмәтен белдерде һәм Мөслим муниципаль район Башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.

    Мөслим муниципаль районы “Туган якны өйрәнү музее” мөдире итеп, Яббарова Синара Ягъфәр кызы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International