Техник иҗат белән кызыксынучы балаларны барлау, сәләтләрен үстерү юнәлешендә районда 2008 нче елдан башлап системалы эш алып барыла.

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

  Техник иҗат белән кызыксынучы балаларны барлау, сәләтләрен үстерү юнәлешендә районда 2008 нче елдан башлап системалы эш алып барыла. Максатчан хезмәт үзенең яхшы нәтиҗәләре белән куандыра. Бу юнәлештә республикакүләм бәйгеләрдә һәр елны призлы  урыннар  алу  гадәти күренешкә әйләнде. Быел исә яшь уйлап табучыларыбыз  Россиякүләм бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашты. Түбән Табын урта мәктәбе укучысы Рафаэль Вәлиев  “Тизләтелгән  ысул белән курай  ясау  җайланмалары” дигән эше белән 23-27нче июнь көннәрендә Мәскәүдә фәнни –техник иҗат күргәзмәсендә катнашып, республикабыздан җибәрелгән  3 баланың  берсе буларак, үз эше өчен делегациядән берүзе Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары  күргәзмәсе Дипломына лаек булды. Рафальнең фәнни җитәкчесе әтисе Фәрит Вәлиев.

    Республиканың иң яхшы уйлап табучыларын Мәскәүгә Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айзат Гыйльфанов алып барып кайтты.

    26 нчы июнь көнне “Җил генераторы” дигән эше өчен республиканың 8 баладан торган делегациясе составында Мөслим лицееның 8 класс укучысы Дмитрий Шарипов   “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар” дигән Россиякүләм конференциядә катнашып бүләкләр алып кайтты. Дмитрийны Мәскәүгә барырлык итеп укытучысы Касыйм Әмиров әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International