Бүген район делегациясе әгъзалары, Салауз Мухан авылында гомер итүче Хасанова Зәйтүнә Сафа кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярларга Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Зәйтүнә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.