Бүген район делегациясе, Тат. Бүләр авылында гомер итүче Шәрипова Нәҗибә Шәрип кызын һәм Үрәзмәт авылында гомер итүче Салихова Рәисә Салих кызын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Юбилярларга Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Нәҗибә һәм Рәисә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.