Иң яхшы билингваль балалар бакчасы

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

18 июньдә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасында узган мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Балалар бакчасы-2013” республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк”-“Будущее” Стратегиясе кысаларында, инде менә ике ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп бирелә.
Грант балаларны республикадагы ике дәүләт теле-рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчаларына бирелә. Бәйгенең муниципаль этабы 2014 елның апрель аенда үткәрелде һәм анда
 районның  мәктәпкәчә гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык балалар бакчалары да катнашты . Бәйгенең республика этабында муниципаль этапта җиңеп чыккан  Мөслимнең “Кояшкай” һәм “Ләйсән” балалар бакчалары катнашты. Грант алучыларны республика эксперт комиссиясе билгеләде. Грант алучыларны билгеләүнең төп шарты - балаларның татар һәм рус телләрен яхшы белүләре. Нәтиҗәдә Мөсли м авылы “Кояшкай” балалар бакчасы 1 милион сумлык гант белән бүләкленде. Мөсли авылы “Ләйсән” балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Зигангирова Диляра Илдус кызы “Иң яхшы рус теле тәрбиячесе”  исеменә лаек булды, мәгариф бүлеге методисты Шарифуллина Раушания Рафаэловна  Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International