Елгабаш авылы үзенең 400 еллыгын бәйрәм итә

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

    2014 елның 12 нче июнь көнне Елгабаш авылында, авылга 400 ел тулу уңаеннан, зур бәйрәм булып узды. Бәйрәмнең төп иганәчесе булып РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, «Агропромдорстрой Елабужский» ачык акцинерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәшит Галәү улы Хабиров торды.

    Бәйрәм чарасында чит районнан да кунаклар катнашты. Район Башлыгы Рамиль Муллин «Агропромдорстрой Елабужский» ачык акцинерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәшит Хабиров һәм башка рәсми танылган кешеләр белән берлектә, башлангыч белем бирү мәктәбен, авыл клубын, фельдшер-акушерлык пунктын һәм уку залын үз эченә алган күп функцияле үзәк ачтылар.

    Бәйрәм чарасы Сабантуй урынында дәвам итте. Анда район Башлыгы Рамиль Муллин «Агропромдорстрой Елабужский» ачык акцинерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәшит Хабиров белән берлектә авылдашларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән – Елгабаш авылына 400 ел тулу белән котладылар.

    Тантаналы рәвештә район Башлыгы Рамиль Муллин авыл хуҗалыгы алдынгыларын “Данлы хезмәте өчен” дигән медаль, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм Мөслим муниципаль район Башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде. Шулай ук, авыл хуҗалыгы алдынгылары Мөслим муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау граматоларына ия булдылар.

    Бәйрәм үзенең кызыклы уеннары һәм ярышлары белән дәвам итте. Татарстан эстрадасының танылган җырчылары Салават Фәтхетдинов, Резеда Шәрәфиева һәм Виталий Агапов, майдан сәхнәсендә үзләренең җырлары белән чыгыш ясадылар.

    Көрәштә абсолют батыр булып Биектау районыннан авыр үлчәүле спортчы Илдар Аббасов калды. Ул өр-яңа машинага ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International