Мөслим район үзәгендә татар халык бәйрәме – “Сабантуй” уздырылды

2014 елның 15 июне, якшәмбе

    2014 елның 8 нче июнь көнне Мөслим район үзәгендә татар халык бәйрәме – “Сабантуй” уздырылды.

    Традицион буларак бәйрәм театральләшкән күренеш белән башланып китте. 500 гә якын бала катнашкан музыкаль-хореографик композиция классик әсәрләрнең өзекләреннән үрелеп барды.

    Район Башлыгы Рамиль Муллин барлык Мөслимлеләрне һәм килгән кунакларны милли бәйрәмебез “Сабантуй” белән котлады. Шулай ук, «Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Гиоргий Куприянов Татарстан Республикасы Президенты һәм республика хөкүмәтенең котлау сүзләрен җиткерде. Башкорстанның Бакалы районы Башлыгы Александр Андреев та Мөслим халкын “Сабантуй” бәйрәме белән котлады.

    Тантаналы рәвештә якташыбыз - РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, «Агропромдорстрой Елабужский» ачык акцинерлык җәмгыятенең генераль директоры Хәбиров Рәшит Галәү улына, сәламәтлекне саклау отличнигы Крымова Лидия Васильевнага “Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Почетлы гражданины” исеме бирелде.

    Сабан туе үзенең кызыклы уеннары һәм ярышлары белән дәвам итте. Көрәш ярышында абсолют батыр булып Илнар Саетгалиев калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International