Хәрби хезмәт нигезен өйрәнү буенча укулары үтте

2014 елның 7 июне, шимбә

         2014 нче елның 26-30 нчы майларында Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының 15.04.2014 елында чыккан №200 нче Карары нигезендә Мари Бүләр урта мәктәбе базасында районыбыз мәктәпләрендәге 10 нчы сыйныф укучыларының (яшьүсмерләрнең) хәрби хезмәт нигезен өйрәнү буенча укулары үтте.

        Бу җыен көннәрендә ату, тезелү, физик чыныгу дәресләре уздырылды. Нәтиҗәдә иң яхшы әзерлек Күбәк урта мәктәбе, Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе билгеләнде. Аларга ТР Сарман хәрби комиссариаты бүлегенең мактау кәгазе бирелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International