"Наркотикларга бездә урын юк!"

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Республикада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды. Шул максаттан Шуганка авылы китапханәсендә “Наркотикларга бездә урын юк!” дип исемләнгән кичә үтте. Кичә “Без тормышны сайлыйбыз!” исемле театр күренеше белән башланып китте.  Соңыннан күренештә күтәрелгән мәсьәләләр буенча авыл ФАП шәфкать туташы Шагалиева Л.А. катнашында  түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды. "Наркомания - кешелекнең куркыныч проблемасы" дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Кичәдән һәркем уңай тәэсир алып кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International