“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе дәвам итә. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.
Быел республика акциясе “Үткәнен онытмаганнарның киләчәге бар!” девизы астында старт алды.
Бу акциядән район мәктәпләрен тәмамлаган укучылар да читтә калмадылар. Бүгенге көнгә мәктәпләргә 56500 сумлык спонсорлык ярдәме күрсәтелде. Шулай ук мәктәпләр территорияләрен чистартуны транспорт белән тәэмин итүчеләр, түгәрәкләр, класстан тыш чаралар үткәрү өчен кирәкле инвентарь алучылар, уку алдынгыларына бүләкләр бирүчеләр дә бар.
Акциядә сез дә катнаша аласыз. Үз мәктәбегезгә барып, аның ничек яшәвен белешегез, кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итегез һәм үзегез турында меценант һәм иганәче буларак якты һәм яхшы истәлекләр калдырыгыз.