Музыка hәм сәнгать дөньясында

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
1 июньдә Казан шәhәренең «Әкият» балалар үзәгендә Мәдәният Министрлыгы hәм бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Сөйкемле Шүрәле» V Халыкара иҗат бәйгесендә жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу бәйгедә Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары Ибрагимов Раиль (укытучысы Рәмзия Батырова) hәм Зиязова Диләрә (укытучысы Гөлназ Талипова) II дәрәҗә лауреат, Шәйхуллина Алия (укытучысы Гөлнара Виноградова) дипломант булдылар hәм бу тантанада катнаштылар. Балалар “Ана күзләре” дигән спектакль хәм Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры концертын карадылар, татар халык әкиятләрендәге төрле персонажлар белән фотога тоштелэр. Җиңүче балаларга диплом тапшырылды, лауреатлар электрон китаплар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International