Балаларның җәйге ялларын мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан ел саен районыбызда лагерьлар оештырыла. Быел да Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының “2014 елда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялларын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру” турында 152 нче Карары нигезендә районыбызда берничә төр лагерь эшлиячәк. Барлыгы 890 баланы ял иттерү планлаштырыла.
Җәйге каникуллар башланганчы район буенча 2014 елда балаларның ялын оештыру Программасы төзелде һәм ведомствоара комиссия тарафыннан расланды.
30 майдан 8 мәктәп базасында көндезге мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Бу лагерьларда 7-15 яшькә кадәрле 405 бала 21 көн итәчәк.
План нигезендә төрле экскурсияләр, походлар, очрашулар, кызыклы чаралар, спорт ярышлары, “Нептун” бассейнында су коенулар оештырылачак. Балалар иртәнге 08.00 сәгатьтән көндезге 14.00 сәгатькә кадәр мәктәптә булачаклар