Республика программасы буенча район мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Тат.Бүләр һәм Түбән Табын урта мәктәпләрендә түбә ябу, тәрәзә алыштыру эшләре тәмамланды. Бүгенге көндә укытучылар, техник хезмәткәрләр катнашында сыйныфларны, эчке эшлэрне төзекләндерү бара.
Мөслим лицеенда эчке ишекләр алыштырыла. Мөслим урта мәктәбендә дә бу эшләр дәвам итә.