Мөслим муниципаль район Советының II чыкырылыш XXXI нче утырышы

2014 елның 3 июне, сишәмбе

    Бүген Мөслим муниципаль район Советы утырыш залында район Советының II чыкырылыш XXXI нче утырышы булып узды.

    Сессияне район Советы рәисе Рамиль Муллин алып барды. Сессия эшендә шулай ук район депутатлары, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Фәнис Салимов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Наил Бадретдинов, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

    Сессиядә  муниципаль хезмәткә, район бюджетына, кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм расланды. Шулай ук муниципаль район Уставына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International