"Мин тәмәкегә каршы"

2014 елның 31 мае, шимбә
Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан  30 май көнне "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбе ихатасында урнашкан спорт мәйданчыгында "Мин тәмәкегә каршы" исемле турникменнар конкурсы үткәрделэәр. Катнашырга теләк белдерүчеләр шактый иде. Иң яшь спортсменыбыз    15 яшьлек булса, арада инде «сакаллы» -   27 яшьлекләр дә булуы, аларның үз уңай үрнәкләрендә үсеп килуче буынны тәрбияләве, куандырды.  
      Турникта иң күп күтәрелүче булып Шакиров Тимербулат танылды. Ә иң матур хәрәкәтләр ясап, Гилфанов Ришат воркаут исемен яулады.
Барлык катнашучыларга да тәмәкенең зарары турында информацион буклет, тәмле күчтәнәчләр таратылды. Җиңучеләр районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең шәп бүләкләрен алдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International