20 майда район күләмендә “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланып китте. Атна дәвамында мәктәпләрдә “Наркотикларсыз” дигән темага китап күргәзмәләре, “Сәламәт тормыш” кысаларында күңелле стартлар, рәсем конкурслары оештырылды. Акциянең нәтиҗәләре 26 июньдә - Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә игълан ителәчәк.